Урта Көшкәт авыл клубында Халыкара туган тел көненә багышланган әңгәмә үткәрелде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

21 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган «Удмурт кылэн вераськисько, удмурт кылэз яратисько» дип исемләнгән викторина элементлары белән әңгәмә үткәрделәр. 

Әлеге чараның максаты - балаларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә сакчыл караш, туган удмурт теле өчен горурлык, ата-бабаларына, халкына, мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләү. Шулай ук балалар викторинада катнаштылар, аларга удмурт язучылары, мифик геройлар һәм удмуртларның көнкүреше турында сорауларга җавап бирергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International