1 нче гыйнвардан органик (экологик чиста) продукция җитештерү, саклау, ташу, маркировкалау һәм сату җайга салынган Закон үз көченә керде.
2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә органик продукция җитештергәндә (җитештерүне аерымлау, ген инженериясен куллануны тыю, агрохимикатлар, пестицидлар, антибиотиклар, стимуляторлар, рөхсәт ителгәннәрдән тыш һ.б. лар) үтәлергә тиешле таләпләр билгеләнә.
Органик продукция җитештерүнең туры килүен раслау ирекле сертификацияләү формасында башкарыла. Туры килү-килмәүне ирекле раслау ЕАЭС хокукын тәшкил итүче актларда һәм РФ законнарында каралган очракларда органик продукциянең туры килүен мәҗбүри раслауны алмаштырмый.
Органик продукция җитештерүчеләр турында кулланучыларга түләүсез мәгълүмат бирү максатыннан органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестры оештырыла. Анда булган белешмәләр һәркем өчен мөмкин булган һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында, шул исәптән Ачык мәгълүматлар формасында урнаштырыла.
Органик продукция җитештерүчеләр, җитештерүнең туры килүен раслаганнан соң, Органик продукциянең аерым билгесе булган махсус маркировкадан файдаланырга хокуклы.
Органик авыл хуҗалыгын һәм органик продукция җитештерүне керткәндә күчеш чоры күздә тотыла, аның дәвамында тиешле кагыйдәләр кертелә. Шул ук вакытта күчмә чорда җитештерелгән продукциянең төргәгендә һәм тарында органик продукция маркировкасын урнаштыру рөхсәт ителми.