Һава торышы

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран көтелә: күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайтучы буран, бозлавык, көнбатыштан көчле җил 15-20 м/c кадәр (Казанда 15-18 м/c кадәр), юлларда кар боткасы, төнлә кар һәм юеш кар.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 21 гыйнвар 18 сәгатьтән 22 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:

Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык, буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 8-13 м/с ка күчә, секундына 15-20 м/с кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 2... +2˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0...+2˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International