20 нчы гыйнвар көнне Яңгул авыл җирлеге Советы утырышы узды.
Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, авыл жирлеге Советы депутатлары, оешма җитәкчеләре, авыл старосталары, имам, хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы рәисләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Яңгул авыл җирлеге башлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларыннан файдалану һәм 2020 елга бурычлар турында отчеты.
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Яңгул авыл җирлегенең 2019 елгы бюджеты үтәлеше турында хисап.
3. Төрлесеннән.