Шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда су биологик ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауга таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2009 елның 27 декабрендәге 504-ФЗ номерлы Федераль законы белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелде.
Административ штраф, хокук бозу субъектына бәйле рәвештә, капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау, яңа технологик процессларны гамәлгә кертү яки су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясый торган башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру, аларны саклау чараларын кулланмыйча салыначак.
Шундый ук хокук бозулар, территориаль планлаштыру, шәһәр төзелешен зоналаштыру, территорияне планлаштыру, архитектура-төзелеш проектлары, балыкчылык өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы белән килешмичә гамәлгә ашырыла торган шулай ук штраф санкцияләре салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International