Балтач район Советының унбишенче утырышы

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген, 15.11.2012 сгать 9.00 дә утырышлар залында Балтач район Советының унбишенче утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге сораулар карады:
1. Балтач муниципаль районының 2013-нче елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында. Беренче сорау буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров доклад белән чыгыш ясады.
2. Балтач муниципаль районының 2013-нче елга, 2014-2015 нче елларның планлы чорына бюджеты турында (беренче укылыш). Икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Газизулла улы Нотфуллиннар чыгыш ясадылар.
3. Балтач муниципаль районында 2013-нче елга торак-коммуналь хезмәтләренә түләү бәяләре турында. Өченче сорау буенча район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ильфат Нурулла улы Сәгъдиев доклад белән чыгыш ясады.
4. Муниципаль предприятияләрне һәм учрежденияләрне оештыру, үзгәртеп кору, бетерү буенча карарларны кабул итү тәртибе Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында. Дүртенче көн тәртибе буенча район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Рәмис Гәптрәис улы Мөҗипов доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International