13 декабрьдә Урта Көшкәтт авыл клубы коллективы Марий Эль Республикасы Олы Карлыган авыл клубында үткәрелгән II Төбәкара удмурт милли фестивалендә катнашты. Тамашачылар өчен удмурт халык фольклор ансамбле "Шулдыр жыт" һәм Михайлова Динә башкаруында удмурт биюе күрсәтелде. Коллектив лауреат дипломы белән бүләкләнде.