Башкарма комитетның юридик бүлеге Татарстан Республикасы Абитраж мәхкәмәсенә җир өлешен кулланганга тиешле дәрәҗәдә аренда хакы түләмәгән өчен “Маяк” ҖЧҖнән 89 992 сум 44 тиен бурыч һәм 569 сум 12 тиен пеняны мәҗбүри түләттерү хакында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. 2012нче елның 16 октябрендә Татарстан Республикасының Арбитраж мәхкәмәсе әлеге эшне утырышта карап, дәгъваны канәгатьләндерергә һәм “Маяк” ҖЧҖнән Балтач районы башкарма комитеты файдасына 90 561 сум 56 тиен бурычын һәм 569 сум 12 тиен пеняны мәҗбүри түләттерергә дигән карар чыгарды.
Карарның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Арбитраж мәхкәмәсенең сайтында танышырга мөмкин: http://kad.arbitr.ru/PdfDocument/db970719-f1a5-4a14-804c-c1da15a4d2a7/A65-20565-2012_20121017_Reshenie.pdf