«Безнең куллар җылысы» дип исемләнгән район конкурсы оештырылды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

     Инвалидлар декадасы кысаларында 1-10 декабрь көннәрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә карамакта булган инвалидлар арасында «Безнең куллар җылысы» дип исемләнгән район конкурсы оештырылды. Конкурска төрле җепләрдән бәйләнгән 26 оекбаш һәм бияләйләр китерелгән иде.

     Конкурс комиссиясе әгъзалары «Безнең куллар җылысы» район конкурсына йомгак ясадылар, конкурста катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар һәм призлы урыннар алган 6 катнашучыга рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International