2019 елның 27 ноябрендә Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 27 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

Чараны 8: 00 дән 15: 30 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

  • 8: 00-09: 30 Пенсия фонды белгече Сафина Алсу Сәяф кызы;
  • 09: 30-11:00 Суд приставы Гайнанов Наил Рәфгать улы;
  • 11: 00-12: 30 Нотариус Хәмәтшин Фәрит Салих улы;
  • 12: 30-14:00 "ТР БТИ" АҖнең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Айрат Шамил улы;
  • 14:00-15: 30 Адвокат Нәбиев Рәшит Мәсхүт улы.

27 ноябрь көнне Балтач районында бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору Балтач ш.т. б., Ленин ур., 52 адресы буенча узачак. 

Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе-Хәйруллина Алисә Миннемулла кызы , тел.: (884368) 2-52-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International