Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балтач муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Җирлекләр
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Балтач муниципаль районының инвестиция паспорты
Догазификацияләү программасы
Район тормышы
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Районның төрле оешмалары
Балтач муниципаль районында милли проектлар
Районның стратегиясе
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданнары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Иҗтимагый Совет
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Территориаль сайлау комиссияләре (МБСК)
Файдалы мәгълүмат
Халык өчен хәбәрләр
Татарстан яшьләренә торак
Сатулар турында мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Инициатив бюджетлаштыру
Уздырылган Ункөнлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Документлар
Балтач район Советының карарлары
Район башлыгының карарлары һәм боерыклары
Район башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Электрон-мәгълүмат реестры
Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы
Норматив хокукый актлар реестры
Җирлекләрнең карарлары
Норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Шәхси мәгълүматларны саклау
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башкарма комитеты җитәкчесенең рәсми чыгышлары
Контактлар
Халыктан сораштырулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Алдан язылу өчен мәгълүмат
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен 2024 елның 12 декабрендә гамәлдән чыгару турында
Белдерүләр
Элемтә
Балтач муниципаль районында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи затлар
Контакт мәгълүматы
Ышаныч телефоны
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Балтач муниципаль районы
2012нче елның 14нче октябрендә үтәчәк сайлаулар турында
2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
2012нче елның 14нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 47нче номерлы Кукмара сайлау округы буенча бушаган депутат мандатына өстәмә сайлаулар үткәрелә. Округ сайлау комиссиясендә депутатлыкка 4 кандидат теркәлде. Шуның нигезендә сайлау бюллетеньнәрендә – КПРФтан Волкова Г.А. (пенсионер), “Россия патриотлары” партиясеннән Гимадиев Н.Г. (Кукмарадан “Водотехносервис”, “Инженерные сети” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре директоры), “Бердәм Россия” партиясеннән М.Х.Зарипов (Балтач муниципаль районы башлыгы), “Парнас” партиясеннән И.В.Новиков (Казандагы “Компания Новая Идея” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә менеджер). Кандидатлар турында тулырак мәгълуматлар белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.
Моннан алдагы сайлаулардагы кебек үк, безнең районда барлыгы 33 сайлау участогы оештырылды, шуларның 4се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Әлеге комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрендәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 24334, 24972.
Сайлаучыларның хокукларын тәэмин итү беренче чиратта “Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында”гы канунында беркетелгән.
Һәрбер сайлаучы участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тишерергә хокукы бар. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге белән, анда кертелгән кандидатлар исемлеге белән һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Кулында РФ гражданины паспорты булган һәм безнең җирлектә яшәү урыны буенча теркәлгән сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә.
Хөрмәтле райондашлар! Һәр сайлаучыны 14нче октябрь көнне сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үзебезнең депутатны сайлау буенча тавыш бирергә чакырам. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр ачык булачак.
Р.Кәримов,
Балтач район территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
10
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 11.05.2026
Ашыгыч кисәтү 11.05.2026
9
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 10.05.2026
Ашыгыч кисәтү 10.05.2026
Балтач муниципаль район башлыгының Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз