Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 октябрь көнендә ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ булеге , Федераль миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы бүлеге белән берлектә районыбызның 20 укучысына  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасын уздырды. ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да ГХАТ бүлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай ук мондый чараларны үткәрүдә яшүсмерләрнең  аңында “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.

Әлеге тантанада Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улы яшьусмерләргә үзенең матур теләкләрен юллады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап безнең якташларыбызның үлемсез батырлыклары турында сөйләп узды.  Балтач районы яшьләр эшләре, спорт  һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Исрафилова Айсылу Айрат кызы яшь балтачлыларга лаеклы гражданнар булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International