Хәрби комиссариатка экскурсия

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 18 октябрендә 14:00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гилемҗанов Балтач гимназиясенең 8» Б «сыйныф укучылары белән Татарстан Республикасы Балтач районы буенча Россия хәрби комиссариатына экскурсия оештырды. Чара барышында хәрби хезмәткәрләрнең тарихы белән танышу һәм һөнәр сайлау турында әңгәмә үткәрелде.

Чарада Хәрби комиссариат вәкиле Газимов Р. Д., ТР Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге полиция подполковнигы Сибгатуллин А.З., Балтач гимназиясенең 8 «Б» сыйныф җитәкчесе Галимова С. Н., Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, «Форопост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашты.

Чара патриотик рухны ныгыту, Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен арттыру, яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International