Казан районара табигать саклау прокуратурасының дәүләт милкенә 4 мең кв.м урман фонды җирен кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелде

2019 елның 18 октябре, җомга

    Табигать саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү барышында җирле үзидарә органнары тарафыннан гомуми мәйданы 4450 кв.м булган урман фонды җирләрен өлешчә биләп, җир кишәрлекләре барлыкка килү факты ачыкланды.
     Хокук бозулар белән бәйле рәвештә, прокуратура тарафыннан Казан шәһәренең Идел буе район судына 4 дәгъва гаризасы бирелде.
     Суд карарлары белән прокуратура таләпләре канәгатьләндерелде, бәхәсле җир кишәрлекләренә муниципаль берәмлек милке хокукы юк дип танылды.
      Шулай итеп, прокурор йогынтысы чаралары белән законсыз рәвештә урман фонды җирләреннән  файдалану тыела.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International