2019 елның 16-17 октябрендә Балтач районында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы күзәтүе һәм лаборатория контроле челтәренә керүче Балтач муниципаль районы дәүләт ветеринария оешмасы белән берлектә штаб күнекмәсе үткәрелде.
Тренировка барышында түбәндәге сораулар каралды:
- гражданнар оборонасы күзәтүе һәм лаборатория контроле челтәренә керүче учреждениеләрне әзерлеккә китерү;
- район территориясендәге биологик (эпизоотик) хәлне ачыклау һәм бәяләү;
- биологик хәл турында мәгълүмат җыю һәм җирле үзидарә органнары белән мәгълүмат алмашу;
- картада рәсмиләштерелгән йогышлы учакның үзәген һәм чикләрен билгеләү.