Юридик бүлек Тукай исемендәге ҖЧҖнең бурычын түләттерде

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

     Башкарма комитетның юридик бүлеге Татарстан Республикасы Абитраж мәхкәмәсенә җир өлешен кулланганга тиешле дәрәҗәдә аренда хакы түләмәгән өчен Тукай исемендәге ҖЧҖтән 44 435 сум 50 тиен бурыч һәм 18 497 сум 09 тиен пеняны мәҗбүри түләттерү хакында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. 2012нче елның 28 сентябреньдә Татарстан Республикасының Арбитраж мәхкәмәсе әлеге эшне утырышта карап, дәгъваны канәгатьләндерергә һәм Тукай исемендәге ҖЧҖтән Балтач районы башкарма комитеты файдасына 44 435 сум 50 тиен бурычын һәм 18 497 сум 09 тиен пеняны мәҗбүри түләттерергә дигән карар чыгарды. 
     Карарның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Арбитраж мәхкәмәсенең сайтында танышырга мөмкин: http://kad.arbitr.ru/Card/0a7665d1-9072-4626-8c74-5cd63cc6e929

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International