«Форпост» отряды хезмәткәрләре «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» айлыгы кысаларында хокук тәртибен саклау буенча чара үткәрделәр

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 нчы елның 11 нче сентябрендә 07.50 сәгатьтә Балтач гимназиясенең «Форпост» отряды хезмәткәрләре «Экстремизмны һәм террорчылыкны  профилактикалау» айлыгы кысаларында Балтач гимназиясе территориясендә хокук тәртибен саклау буенча чара үткәрделәр.

Бу чарада Балтач  «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Балтач гимназиясе педагог-оештыручысы Р. Р. Шәрипова, Балтач гимназиясенең педагогик составы, Форпост хезмәткәрләре һәм 6 укучы катнашты.

Чара террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча практик эшләр үткәрү юлы белән террорчылыкны профилактикалау буенча тәрбия эше алып бару өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International