2019 нчы елның 16 нчы сентябрендә җаваплылыгы чикләнгән "Сурнай" җәмгыятендә агымдагы елның 8 ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Йомгак ясау җаваплылыгы чикләнгән "Сурнай" җәмгыятенең Түбән Ушма авылындагы сөтчелек фермасын караудан башланды.
Аннары җитәкчеләр, баш зоотехниклар, чарада катнашучылар җыелышның пленар өлешенә күчтеләр. 2019 нчы елның 8 аенда терлекчелек эше йомгаклары буенча сүз Низамиев Разил Рамил улына бирелде. Хуҗалыкларда ветеринария-санитария торышын ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Сабиров Мәхмүт Әһлиулла улы яктыртты. Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы турындагы доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы чыгыш ясады. Шулай ук Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның чыгышы тыңланды.
Районда терлекчелек торышын күз алдына китерү өчен, боларның барысын да саннарда карыйк. 2019 нчы елның 1 нче сентябренә терлекчелек буенча тасвирлана торган алдагы мәгълүматта фермер хуҗалыкларының эшчәнлек нәтиҗәләре яктыртылмый, ягъни шәхси фермер хуҗалыкларының күрсәткечләре бу саннарга кушылмаган.
Бүгенге көндә районда эре мөгезле терлекләр саны 38,759 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 11,550 мең баш, дуңгызлар – 7,160 мең баш, атлар – 1,531 мең баш. Ел башыннан бирле мөгезле эре терлекләрнең баш саны арткан. 8 айда 4,581 мең тонна ит (102%) җитештерелгән, шул исәптән мөгезле эре терлек - 4058 тонна (102%), дуңгызлар – 438 тонна, атлар - 85 тонна. 1 сентябрьгә 58,508 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7577 тоннага яисә 115% ка күбрәк. Бу сан узган елның шул чорына 50,931 мең тонна тәшкил иткән.
Алга таба мөгезле эре терлек туу күрсәткечләренә тукталыйк. Районда 1 сентябрьгә кадәр 11,890 мең баш бозау, 5,650 мең баш дуңгыз, 375 баш тай туган.
Район терлекчелек тармагында республика районнары рейтингы буенча алдынгылар рәтендә. Әлбәттә, бу горурлык хисе тудыра. Киләчәктә дә район нәтиҗәле эшен шул темпта дәвам итәр дип ышанабыз.