Юридик бүлек “Балтасинское МПП ЖКХ” ААҖнең бурычын түләттерде

2012 елның 21 сентябре, җомга
     Башкарма комитетның юридик бүлеге Татарстан Республикасы Абитраж мәхкәмәсенә җир өлешен кулланганга тиешле дәрәҗәдә аренда хакы түләмәгән өчен “Балтасинское МПП ЖКХ” ААҖнән 120 507 сум 88 тиен бурыч һәм 39 139 сум 90 тиен пеняны мәҗбүри түләттерү хакында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. 2012нче елның 31нче августында Татарстан Республикасының Арбитраж мәхкәмәсе әлеге эшне утырышта карап, дәгъваны канәгатьләндерергә һәм “Балтасинское МПП ЖКХ” ААҖнән Балтач районы башкарма комитеты файдасына 120 507 сум 88 тиен бурычын һәм 39 139 сум 90 тиен пеняны мәҗбүри түләттерергә дигән карар чыгарды.
     Карарның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Арбитраж мәхкәмәсенең сайтында танышырга мөмкин: http://kad.arbitr.ru/PdfDocument/b82043a0-6591-4f10-be90-d4554a35a564/A65-20040-2012_20120907_Reshenie.pdf.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International