Һава торышы

2019 елның 9 августы, җомга

Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 10 нчы августында Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә: төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метрга кадәр (һәм Казан шәһәрендә) кыска вакытлы җил, көндез аерым районнарда яшен.

2019 нчы елның 10 нчы августына

2019 нчы елның 9 нчы август 18 сәгатьтән 2019 нчы елның 10 нчы август 18 сәгатькә кадәр

Казан Буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15º. Көндез һаваның максималь температурасы +22..+24º.

Татарстан Республикасы Буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16º. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International