Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 8 нче август көнне “Балтач” ял паркында “Китап мөхите” проекты кысаларында райондашларыбызга “Хуҗабикәләр, сезнең өчен!” исеме астында кышлыкка тозлау һәм кайнатмалар әзерләү өчен киңәшләр тупланган китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.