"Бәхетле тарихлар" Хәйрия фонды сезне үз әсәрләрегез бәйгесендә катнашырга чакыра!
Сезнең өчен бүләкләр, истәлекле аерымлык билгеләре, шулай ук Россия һәм Татарстан язучылары белән берлектә кызыклы программа әзерләнгән иде.
Мәктәп вакыты - үз-үзеңне танып белү өчен вакыт!Үзегез теләгән һөнәрне сайлау бик мөһим. Экспериментлар үткәрегез, курыкмагыз. Биегез, рәсем ясагыз, җырлагыз, спорт белән шөгыльләнегез, чигегез, лобзикыгыз белән эшләгез - һәм, әлбәттә, укыгыз - китап сезгә күп һәм кызыклы әйберләр сөйли ала! Сез хыялланырга өйрәнерсез, сезнең үз хыялыгыз булачак һәм аның үтәләчәгенә ышанычыгыз барлыкка киләчәк. Россия, Татарстан язучылары белән турыдан-туры аралашу сезгә бу эштә ярдәм итәчәк.
Хыялыңа ирешү өчен еллар кирэк, юлда төрле каршылыклар булачак, төшү һәм күтәрелеш, әмма бу булачак сезнең тормыш һәм сезнең юл, үз хыялыгызга омтылыгыз! Үз хыялына тугры калган кеше чын-чынлап бәхетле булачак, чөнки тормышында барысы да: мәхәббәт тә, сәламәтлек тә, хөрмәт тә булачак!
Бу премия сезне укучы һәм яшь язучы буларак таныту максатыннан булдырылган.
"Бәхетле тарихлар" Фонды коллективы Сезнең әсәрләрегезне көтә, илһам һәм уңышлар телибез!