Һава торышы

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Иртәгә көндез, 9 августта, Казанда + 22-24 градуска кадәр җылыначак. Әмма көн дәвамында яңгыр явачак, ә иртән һәм көндез урыны белән яшен. Моннан тыш, көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гомумән алганда, иртәгә синоптиклар фаразлавынча аязучан болытлы һәм яңгырлы һава көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Пәнҗешәмбедән җомгага кадәр шәһәрнең аерым районнарына томан төшә, ә һава температурасы нульдән 12-14 градус югарырак, яңгыр явачак.

Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән яңгыр һәм томан төшүе көтелә. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр дәвам итә, урыны белән яңгыр көчәя, ә кайбер районнарда яшен булуы мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, әмма иртән һәм көндез урыны белән ул көчле булачак, төнлә һава температурасы 9-14 градустан югарырак, көндез – 21-26 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International