Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Андрей Первозванный фонды «Ана булу изгелеге-2019» Бөтенроссия конкурсын (алга таба - Конкурс) уздыра.
Конкурсны үткәрү ана һәм балаларны яклауга, репродуктив сайлау ситуациясендә булган хатын-кызларның йөклелеген саклап калу хисабына туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм Россия Федерациясенең бала табуга ярдәм итү оешмаларында хатын-кызларга медик-социаль ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.
Тулырак мәгълүмат алу һәм конкурсның Нигезләмәсе белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә мөмкин: http://fap.ru/press-center/news/vserossiyskiy-konkurs-svyatost-materinstva-2019/