Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән 2019 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алу өчен 2 гариза бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү» номинациясендә «Тарих сакчысы булырга мөмкин»эше Грантын отты. Грант-205000 сумлык күргәзмә стендлары, видеопроектор, ноутбук, экран һәм комплектлау әйберләре.