Файдалы ял

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 июлендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре Наталья Закирова һәм Гүзәл Җиһаншина «Романтик» җәйге лагеренда 7 станциядэн торган профилактик квест уен уздырды. Һәр станциядә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, наркомания, медиакуркынычсызлык һәм үсеп килүче буынның девиант тәртибен профилактикалау буенча мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр каралды. 121 ял итуче бала кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирде, ребуслар чиште, яшүсмерләр проблемаларын чишү юллары турында фикер алышуда катнашты. Чара җиңүче отрядларны Мактау грамоталары белән бүләкләү һәм истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International