2019 нчы елның 19 нчы июлендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре карамакта торучы өлкән граждан Идея Николаевна Жилина янына барып кайттылар. Идея Николаевна белгечләрне йорт ишегалдында ук яхшы кәеф һәм елмаю белән үзе каршы алды. Белгечләр килгән вакытта ул нәкъ менә көндезге сәяхәттә булган. Ярдәмчеләр урамга баскычларсыз уңайлы чыгу юлын ясадылар, бу исә Идея Николаевнага мөстәкыйль рәвештә ишегалдына чыгарга мөмкинлек бирә. Аның өчен яраткан урыны - яңа уңыш һәм төрле төсләргә бай бакча.
Идея Николаевнага белгечләр тарафыннан ком терапиясе үткәрелде, ул тискәре эмоцияләрне, хис-кичерешләрне эшкәртергә, тирән тойгыларны белдерергә, куркудан һәм кичергән негативлардан азат итәргә мөмкинлек бирә.