2019 елның 22 июлендә 14.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, юридик бүлек башлыгы Р. С. Фатыйхов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, Балтач район Советы аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров чыгыш ясадылар.
Балтач район Советының утыз икенче утырышын 2019 елның 25 июлендә 8.00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
1. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.
3. Балтач муниципаль районының 2019 елдагы 6 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.
5. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш).
6. Балтач муниципаль районы милкендәге булган мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
7. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
8. Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.
Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырылалар.