«Минем каникулларым»

2019 елның 20 июле, шимбә

  2019 елның 19 июлендә Кече Лызи клубы базасында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү Казан хәйрия фондының уртак чарасы узды. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм Кече Лызи авыл мәдәният йорты җитәкчесе Галина Петрова тарафыннан «Минем каникулларым»дип исемләнгән чара үткәрелде.

  Әлеге чарага опекун гаиләләре һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәр чакырылган иде. Барлык 27 кеше өчен дә спорт уеннары үткәрелде. Ярышлар чәй өстәле артында тәмамланды, алар өчен күңелле халык җырлары яңгырады.

  «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү Казан хәйрия фондына, бүләкләр, тәм-томнар, чәчәкләр; ИП Расимә Сәгыйтовага, чәй табыны өчен әзерләнгән продуктлар, Кече Лызи клубына әлеге бәйрәмне уздыру мөмкинлеге өчен, спорт мәктәбе тренеры Сергей Григорьевка мәйданчыкны чистарткан өчен рәхмәтне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International