Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Книжная среда» проекты кысаларында һәр атнаның чәршәмбесендә “Паркта җәйге китапханә” эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
18 июль көнне “Балтач” ял паркында райондашларга “Якташ язучылар иҗаты” исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.