Экологик оешмаларының «Экодулкын» 4 форумы булып узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

31 майдан 1 июньгә кадәр «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында яшьләр экологик оешмаларының «Экодулкын» 4 форумы булып узды.

Экологик тәрбия һәм мониторинг программаларын тормышка ашыру өлкәсендә көчләрне берләштерү максаты белән «Экология һәм мәгариф», «Экология һәм медиа-киңлек», «Экология һәм социаль проектлау», «Экология һәм калдыкларның икенче тормышы», «Экологиячеллек» юнәлешләре буенча белем бирү мәйданчыклары , тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле конкурслар үткәрелде: фәнни - тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар һәм «ЭКОскилс»һөнәри осталык конкурсы.Шулай ук төрле матдәләр белән кызыклы тәҗрибәләр дә үткәрелде. Гасыймова Самира, Шәфигуллина Диана җитәкчеләре "Факел" яшүсмерләр клубы педагог - оештыручысы Асхатова Ләйсән форумда катнашу һәм бик күп файдалы мәгълүмат алу бәхетенә ирештеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International