31 май көнне өченче чакырылыш Балтач район Советының утызынчы утырышы булып узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 31 маенда 13.30 сәгатьтә район Советының утырышлар залында район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утызынчы утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Балтач муниципаль районында авыл халкының эш активлыгын арттыру буенча эш барышы турында.
  2. Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.
  3. Балтач муниципаль районының мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге турында.
  4. Балтач муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.
  5. Балтач муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
  6. Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәте белән идарә итү һәм куллану турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
  7. 2018 елда кабул ителгән Балтач район Советы карарларының үтәлеше турында.
  8. Төрлесеннән.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И. С. Галимуллин, җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Р. Н.Хәйруллина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Н. Сәләхетдинова, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе урынбасары Ш. Ф. Борһанов, юридик бүлек башлыгы Р. С. Фатыйхов, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар. 

Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре башлыклары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры ярдәмчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар тарафыннан көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International