Түбән Кенә авылында авылында яшәүче Низамиева Сәрия Нигаматҗан кызына 20 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.