СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Ел саен майның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне (иммунодефицитның синдромы) буларак билгеләп үтелә.      

 Спидка каршы хәрәкәт символикасы булып кызыл тасма тора.Россиядә беренче тапкыр Хәтер көнен 1992 елның 17 маенда билгеләп үттеләр. ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең күбесе-30-35 яшькә кадәрге яшьләр. Бу көнне үткәрелә торган чараларның төп бурычы-бөтен халыкның игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү.
Кешенең иммунодефициты вирусы (ВИЧ) кеше организмына эләгә һәм акрынлап кешенең иммун системасын юкка чыгара, шуның нәтиҗәсендә организм микробоорганизмнар белән көрәштә үз сәләтен югалта һәм нәтиҗәдә СПИД стадиясе башлана. ВИЧ инфекцияле кешеләрнең күбесе вирус йөртүче булып тора дип уйламый.
 
    Вирус бер кешедән икенчесенә өч юл белән генә тапшырыла.
 
1.     Кан аша-наркотикларны эчкә кертү (шприцлар, энәләр, башка инъекцион җиһазлар һәм материаллар куллану), шулай ук инфекцияле кан, аның продуктлары янганда, органнар һәм тукымаларны күчереп утыртканда.
2.     Җенси юл-зарарлану вирус йөртүче белән җенси элемтә вакытында килеп чыга.
3.     Бала ВИЧ-инфекцияле анадан йогышлану: йөклелек вакытында, бала табуда һәм күкрәк имезгәндә.
 
ВИЧ-йогышны профилактикалау:
 
• сәламәт яшәү рәвеше
• сакланган җенси элемтә; 
*партнерларның бер-берсенә үзара тугры булуы; 
• инъекцияле наркоманнар арасында ВИЧ/СПИДны профилактикалауның иң яхшы ысулы-ВИЧ/СПИД йоктыруның куркынычын арттыручы һәм үлемгә алып баручыларның сәламәтлегенә куркыныч янаучы наркотиклардан тулы баш тарту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International