"Факел" яшүсмерләр клубында " Җиңү агачы" дип исемләнгән фото –күргәзмә оештырылды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Сугыш кагылмаган илебездә бер генә гаилә дә юк. Миллионлаган ватандашыбыз үз тормышларын җиңү өчен бирде, һәм безгә үз киләчәгебез һәм бүгенгесе өчен кемгә бурычлы булуыбызны онытмаска кирәк.
Җиңү көне алдыннан "Факел" яшүсмерләр клубында " Җиңү агачы" дип исемләнгән фото –күргәзмә оештырылды. Балалар сугыш елларында эшләгән,сугышкан әби-бабаларының фотосурәтләрен урнаштырдылар һәм аларның тарихын сөйләделәр. Һәр эштә фотография генә түгел,ә аерым кешенең, гаиләләрнең тарихы, шәхси кичерешләре һәм бу бәйрәмгә мөнәсәбәтне-ихтирамлы, курку, күз яшьләрен чагылдыра . Һәр фотосурәт зур мәхәббәт белән эшләнгән, үзенә җылы һәм игелеклелек алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International