11 май көнне Норма урта мәктәбе базасында 2008-2009 елгы егетләр арасында футбол буенча "Күн туп" район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 8 мәктәптән 9 команда катнашты: Балтач урта мәктәбеннән 2 команда-Балтач гимназиясеннән, Борбаш урта мәктәбеннән, Норма урта мәктәбеннән, Чепья урта мәктәбеннән, Салавыч күппрофильле лицейдан, Түнтер урта мәктәбеннән, Кече Лызи урта мәктәбеннән.
Призлы урыннар:
1 урын - Норма урта мәктәбе
2 урын - Чепья урта мәктәбе
3 урын - Балтач урта мәктәбе.