Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үзләре кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары өчен, мөгаен күз яшьләре көнедер. 8 май көнне "Факел" яшүсмерләр клубында бала чагын шушы дәһшәтле көннәр арасында югалткан тыл ветераннары өчен очрашу кичәсе узды. "Кирәкми безгә сугыш" исеме астында үткән кичә чәй табыны артында эчкерсез күңелдән сөйләшүләр белән якташыбыз тарихчы, укытучы, китаплар авторы Ленура Сафина, үзенең сугыш вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты. Концерт номерлары белән үрелеп барган очрашу тамашачыларга да бик ошады.