Кече Лызи авыл җирлеге яңалыклары. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Митинг

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кече Лызи авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.  
08 май көнне Кече Лызи авылында тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын чакырып митинг үткәрелде. Чакырылган кунаклар алдында мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Кече Лызи авыл җирлеге оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Тантаналы өлештән соң чәй эчтеләр. Әлеге чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International