2 апрельдән 18 апрельгә кадәр Балтач районы участок сайлау комиссияләренең кадрлар составы буенча укыту семинары үткәрелде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында, сайлау комиссиясе әгъзаларының квалификациясен арттыру буенча апрель аеның 2сеннән  18 нә кадәр Балтач муниципаль районының 34 участок сайлау комиссиясе составы белән 3 укыту модуле үткәрелде. Семинарларны 2018 елның декабрендә ВШГМУ К(П)ФУ базасында әзерлек узган оештыручылар үткәрде: территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.В.Кәримов, комиссия секретаре Р.Х.Мөхәммәтҗанова, комиссия әгъзасы А.Н.Галиева. Семинарлар Балтачта, Чепьяда, Яңгулда үткәрелде.  Программа буенча комиссиянең сайлау эшенә  әзерлек, сайлау эшләре башланган көннән алып сайлау көненә кадәр оештыру, тавыш бирү көнендә тавыш бирүне оештыру мәсьәләләре каралды. Һәр модульне узу барышында участок сайлау комиссияләре әгъзалары «Татарстан сайлаучысы» программа кушымтасында тестлар уздылар. Йомгаклау тест нәтиҗәләре буенча комиссия  әгъзаларенә квалификация күтәрү турында сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International