Хәзерге вакытта талпаннарның активлашуына китерә торган уңай климат шартлары тора, алар талпан энцефалиты, иксод талпаннар боррелиозларын күчерә. Исегездә тотыгыз, урман массивларына, ял итү урыннарына барганда шәхси саклану чараларын үтәргә кирәк: бертонлы, ачык төстәге һәм тәнгә ябышып тора торган киемнәр кияргә кирәк. Киемдә капюшон, озын җиңсәкләр булырга тиеш. Талпаннардан саклану өчен аларны куркыта торган чаралар – акарицид репеллентларын кулланырга мөмкин. Препаратларны куллану алдыннан инструкция белән танышыгыз. Вакыт-вакыт кием-салым, тән һәм чәчләрне талпаннар булу-булмауга тикшерергә зарур.
Талпанны бетерү буенча квалификацияле ярдәм алу өчен талпаннар тешләгән очракта яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итегез.