Балтач районына эш визиты белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Д. И. Фәттахов килде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 7 маенда Балтач муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Д. И. Фәттахов килде. Хөрмәтле кунак Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин белән очрашты, «Факел» яшүсмерләр клубында, «Хыял» яшьләр үзәгендә, «Романтик»балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.  Дамир Илдус улы Министрлык эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде, министрлык һәм Балтач районы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук "түгәрәк өстәл" дә булды, анда район яшьләре министр белән аралаша һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.

Министр белән очрашуда шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе А. Ю. Зәкиева һәм башкалар катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International