"Татарстан - Яңа Гасыр " телеканалында телетапшырулар чыгару мәсьәләсе буенча киңәшмә

2019 елның 7 мае, сишәмбе

"2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкны хокукый агарту буенча телетапшырулар циклы чыгарылуны тәэмин итә.

«Яңа Гасыр трибунасы» программасының чираттагы чыгарылышын киң таралган файдалы казылмалар һәм карьерлар ятмаларын эшләүгә бәйле коррупция хәвефләре турында фикер алышуга, шулай ук тиешле эшчәнлек лицензиясенә багышларга тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы мәгълүматларына караганда, 2018 елда гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруның 67 очрагы, шулай ук лицензия шартларын бозуның 250 очрагы ачыкланган. Шулай ук 2016-2018 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 14 җинаять ачыкланган.

Гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын эшкәртү җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне башкаруга карата расланган техник проектлар һәм башка проект документлары, шулай ук файдалы казылма ятмаларын эшкәртү кагыйдәләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Техник проектлар составында рекультивация эшләре процессы һәм юнәлеше җентекләп языла. Шулай итеп, җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланганда җир асты байлыкларыннан файдаланганда бозылган җир кишәрлекләрен һәм башка табигать объектларын рекультивацияләү һәм яңадан торгызу чаралары үткәрелми.Шулай ук законсыз рәвештә җир асты байлыкларыннан файдалану барлык дәрәҗәдәге бюджетларга табигый ресурслар өчен түләү күләмен киметүгә китерә.

Программаның туры эфиры 20 майда 18: 30 сәгатьтә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында булачак"​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International