Булат Фәтхрахманов призларына бадминтон буенча район беренчелеге

2019 елның 4 мае, шимбә

4 май көнне "Балтач " спорт комплексында Булат Фәтхрахманов призларына 2004-2005, 2006 елгы укучылар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан бадминтон буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 6 мәктәптән (Балтач, Чепья, Урта Көшкәт ,Смәел урта мәктәбеннән, Балтач гимназиясеннән, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән , Арча районының Хәсәншәех мәктәбеннән) егетләр һәм кызлар, барлыгы 56 спортчы катнашты.

 Призлы урыннарны 2004-05 елгы егетләр арасында яуладылар:
1 урын-Бариев Данил (БСШ) 
2 урын - Шәрәфиев Ислам (БСШ) 
3 урын-Гафетдинов Ранис (Хәсәншәех мәктәбе) , Габдуллин Сәйдәш (Чепья урта мәктәбе))
2004-05 елгы кызлар арасында: 
1 урын-Мортазина Нәргиза (Балтач гимназиясе) 
2 урын - Фролова Миләүшә (Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе) 
3 урын-Хазеева Ландыш (Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе)

2006 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында: 
1 урын - Мөхәммәтгалиев Азат (БСШ) 
2 урын - Галиев Ислам (Хәсәншәех мәктәбе)
3 урын - Хәбибуллин Әмир (Хәсәншәех мәктәбе), Газизов Кәрим (Балтач гимназиясе)

2006 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында:
1 урын - Мөхәммәтгалиева Азалия (БСШ) 
2 урын-Галимҗанова Аделия (БСШ) 
3 урын - Шиһапова Саида (Балтач гимназиясе), Асанова Анастасия (Урта Көшкәт мәктәбе))
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International