Балтач гимназиясе стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып узды

2019 елның 4 мае, шимбә

4 май көнне Балтач гимназиясе стадионында 2002-2003 елгы һәм 2004-2005 елгы укучылар арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Нөнәгәр урта мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Кече Лыза урта мәктәбе, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе, барлыгы 46 спортчы катнашты. Ярыш түбәндәге дисциплиналар буенча үткәрелде: 100 м, 200 м, 400м, 800 м, 1500 м (кызлар), 3000 м (егетләр), сөңге ыргыту, диск ыргыту, ядрә ыргыту, 4х400м эстафетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International