Футбол буенча район беренчелеге

2019 елның 4 мае, шимбә

2019 елның 2 маенда Норма урта мәктәбе базасында 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды. Салавыч лицееннан, Балтач урта мәктәбеннән, Норма урта мәктәбеннән,Чепья урта мәктәбеннән һәм Балтач гимназиясеннән 5 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Салавыч лицее футболчылары, 2 урынны - Балтач гимназиясе, 3 урынны Норма урта мәктәбе командалары алды. Шәрәфиев Риназ иң яхшы уенчы дип танылды.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча ТР укучыларының XII Спартакиадасы кысаларында кече шәһәрләр һәм районнар арасында футбол буенча ТР беренчелегендә катнашу өчен район җыелма командасы составы формалаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International