2019 елның 29 апрелендә 07.30 сәгатьтә район Советының утырышлар залында район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, Финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов,район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Г. Ф. Гыйләҗева,район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Р. С. Фатыйхов, Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Р. Р. Хәйруллина чыгыш ясадылар.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре башлыклары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры ярдәмчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар тарафыннан көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.