"Бергәләп сакланабыз: вакциналар эшли!" -Балтач үзәк район хастаханәсенең табибы белән очрашу, әңгәмә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Вакцинация- егерме беренче гасыр сәламәтлек саклау казанышы. Бөтен дөньяда ул инфекцияләргә каршы көрәштә иң нәтиҗәле һәм арзан чара дип танылды. 2019 елның 25 апрелендә Факел яшүсмерләр клубында Европа иммунизация атналыгы кысаларында район үзәк хастаханәсенең табибы Закирова Динара Мәсхуд кызы белән очрашу, әңгәмә узды. Табиб балаларга Иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында сөйләде .Әңгәмә ахырында балалар әлеге тематика буенча бик күп сораулар бирделәр. Шулай ук профилактик прививкалардан баш тарту проблемасы да күтәрелде. Үзәк хастаханә табибы профилактик прививкалардан баш тартуның нәрсәгә китерүе турында тәфсилләп аңлатты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International