19 апрель көнне Арбор мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында "Победный май" район бию конкурсының икенче зона этабы узды. Зона конкурсында Чепья, Сырья, Арбор, Мельничный, Тагашур, Көшкәтбаш, Субаш, Урта Көшкәт, Карек-Серьма, Шуда мәдәният учаклары коллективлары катнашты.