Казан районара табигать саклау прокуратурасы юынты суларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Республиканың Балтач районында су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы «Балтач МПП ЖКХ» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге барышында пычраткыч матдәләр концентрациясе нормативларыннан артып, агынты сулар Шушма елгасына агызыла дип билгеләнде. Законда каралган экологик документлар юк.
Су объектларын саклауга карата таләпләрне бозган өчен, предприятиенең җаваплы вазыйфаи заты РФ КоАП 8.13 ст.4 өлеше (су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу), РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше (судан файдалану кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылды. Штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Ачыкланган закон бозуларны бетерү максатында табигать саклау прокуроры тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Закон бозу вакытында бетерелгән булуга бәйле рәвештә, табигатьне саклау прокуроры судка юынты суларны су объектына ташлаганда табигатьне саклау законнарын үтәүне тәэмин итүне таләп итеп мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Балтач район суды карары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.
Суд карарын үтәү өчен оешма елгага агызыла торган юынты суларны норматив чистарту белән тәэмин ителгән, аңа 250 мең сумнан артык акча сарыф ителгән, матдәләр һәм микроорганизмнар агызуның рөхсәт ителгән нормативлары эшләнгән, кирәкле экологик документлар алынган.