Татарстан Росреестрында «урман амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыру буенча чираттагы утырыш узды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. 

Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышта физик һәм юридик затларның күп санлы мөрәҗәгатьләре, шул исәптән 3 нче номерлы сугыш һәм хезмәт ветераннарына «Просвещенец» ДНТ кергән мөрәҗәгатьләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International